Мәскәү – Казан поезды бозлы яңгыр аркасында Чувашиядә туктап калган
Мәскәү – Казан поезды бозлы яңгыр аркасында чыбыклар өзелү сәбәпле Чувашиянең Вурнары станциясе янында туктап калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы поезд пассажирлары хәбәр итте.
Поезд инде дүрт сәгатькә якын тоткарлана. Ул Казанга иртәнге сигездә килеп җитәргә тиеш булган.
Шул ук вакытта, пассажирларга хәбәр итүләренчә, поезд Казанга тагын өч сәгатьтән соң гына килеп җитәчәк, чөнки аның алдында шул ук сәбәп белән тагын дүрт состав туктап калган. Беренче поезд Шумерля станциясе янында туктаган.