Казанның «Магеллан» торак комплексы янында авария аркасында зур «бөке» барлыкка килгән
Бүген көндез Чистай урамында, «Магеллан» торак комплексы янында ике җиңел автомобиль бәрелешкән. «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе әлеге аварияне видеога төшереп алган.
Юл һәлакәте аркасында әлеге урында – Чистай һәм Мусин урамнарында зур «бөке» барлыкка килгән.
Авария урынына ашыгыч ярдәм машинасы да килгән. Хәзерге вакытта юл һәлакәтендә зыян күрүчеләр бармы-юкмы икәнлеген ачыклыйлар.