Мәскәү аэропортларында буран аркасында илледән артык рейсны тоткарлаганнар
Якшәмбе көнне иртән буран аркасында Мәскәүнең өч аэропортында («Внуково», «Домодедово» һәм «Шереметьево») 51 рейс тоткарланган, алтысын расписаниедән алганнар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Яндекс. Расписание» сервисы мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.
Мәскәү вакыты белән 08.28 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, «Внуково» аэропортында биш рейс тоткарланган, дүртесе расписаниедән алынган; «Домодедово»да 35 рейс тоткарланган. «Шереметьево»да 11 рейс тоткарланган, икесе расписаниедән алынган.