Пелены Сан-Паулу шәһәре яр буенда җирләячәкләр, Бразилиядә өч көнлек матәм игълан ителде
Футболчы Пеленың вафат булуына бәйле рәвештә, Бразилиядә өч көнлек матәм игълан ителде. Бразилиянең легендар спортчысы истәлегенә ил Хөкүмәте шундый карар чыгарды.
Шул хактагы карарны Бразилия Президенты Жаир Болсонару имзалаган. Шул рәвешле, ил Яңа елны матәм шартларында каршы алачак.
Футбол короле Пелены 2 гыйнварда Сан-Паулу шәһәре яр буендагы Вила-Бельмиро стадионында соңгы юлга озатачаклар.
Искәртеп узабыз, Пеле 29 декабрьдә 82 яшендә вафат булды. Соңгы вакытта ул юан эчәктәге яман шеш белән көрәште.