Лениногорскиның шәһәр үзәк балалар китапханәсе ачык һавада «Кар уеннары» үткәрде
6 гыйнварда Лениногорскиның Гагарин исемендәге шәһәр үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре «Юбилейный» паркында «Кар уеннары» программасын үткәрде. Бу хакта район матбугат үзәге хәбәр итә.
Программа күңелле хәрәкәтле уеннар, конкурслар, табышмаклардан торды. Балалар берничә сынау үттеләр, табышмакларга җавап бирделәр һәм алар өчен әкият персонажлары әзерләгән биремнәргә үзләре табышмаклар уйлап таптылар.
Җырлар, шаярулар, биюләр һәм уеннар бер баланы да битараф калдырмады, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.