Мәгариф министрлыгы: Укучыларның 65 проценты диярлек 9нчы сыйныфтан соң көллиятләргә китә
Укучыларның 65 проценты диярлек 9нчы сыйныфтан соң көллиятләргә китә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов белдерде. Әңгәмәнең нәрсә турында баруын Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Без өч меңнән артык заманча остаханә булдырдык. «Профессионалитет» программасы актив тормышка ашырыла, тармак шулай ук көллиятләргә акча юнәлдерә. Предприятиеләрдән өстәмә рәвештә миллиард сум акча җәлеп иттек», – дип сөйләде министр илдә урта һөнәри белем бирүгә ярдәм итү турында.
Ул Россиядә «Профессионалитет» программасы кысаларында производствога өйрәтү осталарын әзерләү өчен махсус үзәк төзелүен искәртте. Бу яңа, ләкин сорау зур булган юнәлеш. Өйрәнү узган мастерлар һөнәри белем бирү системасында эшли башлаячак. Киләсе елда үзәк тулы куәтенә эшли башлар дип ниятләнә.