Оборона-сәнәгать предприятиеләренә хезмәткәр яллаганда субсидия алу тәртибен аңлаттылар
Татарстанның оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре башка төбәкләрдән хезмәткәрләр яллаганда дәүләт субсидияләре алу хокукына ия. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ТР Төбәк белән идарә итү үзәгендәге туры эфир вакытында шулай дип белдерде.
«2023 елга оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итү буенча шәхси планнар булдырылган. Мәшгульлек үзәге белгечләре кадрлар хезмәте белән берлектә урыннарда һәр предприятиене диярлек йөреп чыкты, индивидуаль эш алып барды», - диде ул.
Спикер ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының быелдан башлап оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре өчен хезмәткәрләр яллауны субсидияләвен билгеләп үтте. Дәүләт ярдәменнән эш бирүче Россиянең башка субъектындагы белгечне эшкә урнаштырган очракта файдаланырга мөмкин.
«Бу очракта эш бирүче хезмәткә түләүнең минималь күләме кадәр субсидия ала, елына һәр өч ай тәмамлану белән 260 мең сумга кадәр компенсация алырга мөмкин», - дип өстәде Зарипова.
Әлеге программада катнашу өчен предприятиегә «Работа в России» порталында теркәлергә, заявка бирергә һәм вакансияләр ачарга кирәк. Шул ук вакытта, эш бирүче хезмәткәрләргә нинди өстәмә социаль гарантияләр тәкъдим итүен күрсәтергә тиеш.