Түбән Кама районында туучылар саны буенча тарихи минимум теркәлгән
Узган ел Түбән Кама ЗАГС идарәсе тарафыннан тарихи минимум – бала туу турында 2 538 акт теркәлгән. Район башлыгы Рамил Муллин хисап сессиясендә хәвефле демографик вазгыять хакында белдерде.
«Без – Татарстанда халык саны буенча өченче территория, республика халкының 7 проценты бездә яши. Бөтенроссия халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча бүген Түбән Кама районында 277 мең кеше гомер итә. Шуның белән бергә, инде икенче ел рәттән бездә халыкның табигый рәвештә кимүе күзәтелә. Әйе, үлем-китемнең кимүе хисабына ул 2021 ел белән чагыштырганда сизелерлек кыскарды. Әмма безне туучылар саны борчуга сала! Димәк, хөрмәтле коллегалар, 20-25 елдан соң безне демографик упкын көтә дигән сүз», - дип искәртте шәһәр башлыгы.
Муллин билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә мөһим бурыч – Түбән Кама районының төп байлыгы буларак кеше капиталын саклау һәм арттыру.
«Шуңа бәйле рәвештә, хәзерге вакытта демографик сәясәт, гаилә институтын ныгыту, яшьләрне Түбән Кама муниципаль районына җәлеп итү һәм биредә төпләнеп калу өчен тиешле шартлар тудыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк. Түбән Кама яшьләр каласы булды һәм ул шулай булып калырга тиеш тә. Көчле икътисад, уңайлы мохит һәм безне берләштергән кыйммәтләр Түбән Каманың алдагы уңышлы үсешендә төп нигез булачак!» - дип искәртте Рамил Муллин.