Синоптиклар татарстанлыларны түбәләрдән кар һәм боз төшү куркынычы турында кисәтте
Татарстанда якшәмбе көнне көтелгән катнаш явым-төшем һәм һава температурасының плюс күрсәткеченә кадәр күтәрелүе нәтиҗәсендә түбәләрдән кар һәм боз төшәргә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Катнаш явым-төшем һәм уңай температура биналар һәм башка корылмаларның түбәсеннән кар һәм боз төшүгә китерергә мөмкин», - диелә синоптиклар хәбәрендә.
Аларның мәгълүматлары буенча, иртәгә Татарстанда кар һәм карлы яңгыр көтелә. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы -1..+3 градус тәшкил итәчәк. Төнлә -3..-8 градус булачак.