Каюм Насыйрига багышланган республика бәйгесендә «Адымнар» мәктәбе укучысы гран-при алган
«Каюм Насыйриның туган җирен торгызу» фонды бөек мәгърифәтченең туган ягында - Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында Каюм Насыйриның 198 еллыгына багышланган VIII республикакүләм иҗат бәйгесе уздырган. Оештыручылар быел катнашучылар алдына нәсер язу максатын куйган.
Бәйгенең гран-приына «Адымнар-Казан» мәктәбе укучысы Ихтыяр Кыямов ия булган. «Әле мәктәптә генә укыса да, көчле автор буларак җитлеккән - фикере көчле, теле саф, йөгерек, укыган саен укыйсы килә», дип бәяләгән аны жюри әгъзалары.
«Башта нәсер жанрына алынуыбызны тәнкыйтьләүчеләр дә булды. Әмма конкурска килгән нәсерләр белән танышканнан соң, без үзебезнең дөрес юлда булуыбызга тагын бер кат инандык. Нинди генә көчле язмалар килмәде конкурска», – ди оештыручылар.
Бәйгене оештыру эшенә Бөтендөнья татар конгрессы, КФУның Каюм Насыйри исемендәге институты, ТР Язучылар берлеге җәлеп ителгән. Конкурс эшчәнлегендә институт директоры, профессор Әлфия Йосыпова, Язучылар берлегенең әдәби консультанты, халык шагыйре, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Газинур Морат һәм башкалар катнашкан.
«Монда барысы да җиңүче. Яшермим, миңа аларны бәяләве шактый катлаулы булды, чөнки эшләрнең күбесе бер дәрәҗәдә иде», – ди Язучылар берлегенең әдәби консультанты, халык шагыйре, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Газинур Морат.
Бәйгегә быел Башкортстан, Казан, Актаныш, Лениногорск, Саба, Түбән Кама, Азнакай, Арча, Биектау, Мамадыш, Ютазы, Яшел Үзән шәһәр һәм районнарыннан 36 эш килгән.
«Шунысын әйтергә кирәк, үз районыбызда яшәп иҗат итүчеләр – китапханәчеләр, балалар бакчасында хезмәт куючылар, укытучылар, барысы да халык арасында Каюм Насыйри мирасын популярлаштыруга өлеш кертүчеләр, яшь буынны бөек якташыбыз калдырган тәгълимат белән тәрбияләүчеләр», - ди оештыручылар. Алар бәйгедә катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерә.