Казанда тугыз катлы йортта чыккан янгында ир-ат зыян күргән
Бүген Казанның Авангард урамындагы 87нче йортта янгын чыккан. Тугыз катлы торак йортның бишенче катында фатир яна башлаган, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Урынга килгән янгын сүндерүчеләр йортта яшәүчеләрне урамга чыгарган. 16.39 сәгатьтә янгын сүндерелгән, 5 кв. метр мәйданга зыян килгән.
32 яшьлек бер ир-атны 5 катта коридорда тапканнар, аның тәне пешкән. Зыян күрүчене табибларга тапшырганнар.