Саранскида хәдисләрне яттан сөйләү буенча бәйге үткәрелде
Саранскиның «Ихсан» мәчетендә хәдисләрне белү буенча республика бәйгесе узды. Ай дәвамында конкурсантлар Бохараның һәм Мөслимнең дөрес җыентыкларыннан 21 хәдисне ятлаган. Аннары алар Мордовия мәчетләрендә ислам нигезләрен укытучылары кергән компетентлы жюри алдында чыгыш ясады.
Саранск, Лямбир һәм Ромодан районнарыннан килгән илле катнашучы өч яшь номинациясенә (9-11 яшь, 11-13 яшь һәм 13-15 яшь) бүленгән. Бәйгедә иң яшь катнашучыга нибары 7 яшь иде. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурсны оештыручыларның берсе Ринат (Умар) хәзрәт Габдрәшитов сүзләренчә, балаларга ятлау җиңелрәк булсын өчен күләм буенча зур булмаган хәдислар алынган. Конкурста катнашучылар билетлар буенча җавап бирде. Алар хәдисләрдән биш өзекне дәвам итәргә тиеш иде. Бәйгедә җиңүчеләргә диплом, акчалата бүләк һәм хәләл кафеда бушлай сыйлану өчен купон бирделәр. Аннары бәйгедә катнашучыларга һәм кунакларга тәмле төшке аш тәкъдим ителде, аны «Ихсан мәчете оештырды.