Казанда язгы ташу мартның соңгы ункөнлегендә көтелә
Татарстан башкаласында язгы ташу мартның соңгы ункөнлегендә көтелә. Уңай һәм тискәре температураларның чиратлашуын исәпкә алып, әлеге чор шәһәр халкына артык мәшәкать китермәячәк. Әмма профиль хезмәтләр иң начар сценарийга да әзер. Казанның Гражданнарны саклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
Докладчы билгеләп үткәнчә, Казанда ташуга бәйле вазгыять кар эрүнең интенсивлыгыннан торачак. Хәзерге вакытта республика башкаласында көндез – уңай, төнлә тискәре температуралар күзәтелә.
«РФ Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, март аенда Казанда һава температурасы уртача күпьеллык нормадан 0,3 градуска югарырак булачак. Казансу һәм Идел елгалары март ахыры – апрель башында боздан арчылыр дип көтелә. Уңай һәм тискәре температураларның чиратлашуын исәпкә алсак, Казанда язгы ташу имин узарга тиеш», - дип ачыклык кертте Тимерханов.
Аның сүзләренчә, быел Казанда карның калынлыгы урыны белән бер метрга җитә, туңның калынлыгы шәһәрнең төрле урыннарында 62 сантиметрдан бер метрга кадәр тәшкил итә.
«Язгы ташу мартның соңгы ункөнлегендә башланыр дип көтелә. Синоптиклар әйтүенчә, көннәр кисәк җылытмаячак. Әмма бу фаразлар гына. Без, язгы ташу чорында бер генә мөрәҗәгать тә игътибардан читтә калмасын өчен, теләсә нинди вариантка әзер булырга тиеш», - дип искәртте түрә.
Фердинант Тимерханов сүзләренчә, Казанда 592 ишегалдын су басарга мөмкин, аларда 1620 кеше яши. Шуларның 359ы – балалар, 717се – 60 яшьтән өлкәнрәкләр.