Казанның Юдино бистәсендә яңа туган ике бала мәете тапканнар
Юдино бистәсендә яңа туган ике сабыйның мәете табылган.
«Татар-информ»га билгеле булганча, Тимер юлчылар урамы янындагы агачлык яныннан узып баручы ир-ат пластик тартмаларга салынган ике сабый мәете тапкан. Беренче мәгълүматлар буенча, балалар вакытыннан алда, җитлекмичә туган.
Хокук саклау органнары вәкилләре әлегә рәсми аңлатмалар бирми.