Самараның «Азан» мәчетендә балалар өчен Коръән уку бәйгесе булды
Рамазан аенда Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендәге «Азан» мәчетендә балалар өчен Коръән уку конкурсы узды.
Яшь мөселманнар Коръән уку осталыгын күрсәтте. Аларга бүләкләр тапшырылды. Бу хакта «Самар татарлары» сайтында хәбәр ителә.
«Мондый чарада иң мөһиме - елмаю, шатлык, көлү һәм анда катнашучыларның яхшы кәефтә булуы. Бу чараны оештыруда катнашкан һәркемгә зур рәхмәт. Барыбызга игелекле һәм бердәм балалар үстерергә язсын», диелгән хәбәрдә.