«Сугыш турында хакыйкатьне сакларга»: Володин Миңнехановны Җиңү көне белән котлады
Без Ватанны һәм дөньяны фашизмнан яклап һәлак булганнарны һәрвакыт истә тотачакбыз. Җиңүнең нәрсә бәрабәренә килгәнен беркайчан да онытмаячакбыз. Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны 9 Май уңаеннан шундый сүзләр белән котлады.
«Халкыбызның батырлыгы, солдатларның, офицерларның, тыл хезмәтчәннәренең каһарманлыгы һәм ныклыгы белән горурланабыз. Киләчәк буыннар өчен сугыш турында хакыйкатьне саклап калу өчен барысын да эшләячәкбез. Сезгә сәламәтлек һәм иң изге теләкләр телим», – дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Дәүләт Думасы спикеры.