Урыссуда хатын-кызлар арасында Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак
Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында «Халисә» IV Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе үткәреләчәк. Конкурс Татарстан мөфтияте, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте, Ютазы мөхтәсибәте тарафыннан Ютазы районы хакимияте һәм Мәрданшиннар гаиләсе ярдәме белән оештырыла.
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, конкурска гаризалар кабул ителү быелның 30нчы мартында төгәлләнгән иде.
Бәйге 2 этапта баллар белән бәяләү системасы буенча узачак: баштан 13 майда сайлап алу туры булачак, аннан 14 майда төп тур көтелә. Финал турына һәр номинациядә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 7шәр мөслимә узачак. Шулай итеп 12 хатын-кыз җиңүче булачак.
Коръән бәйгесендә Россиянең төрле төбәкләреннән – хәтта Мәскәүдән, ерак Себер шәһәрләреннән – барлыгы 80 хатын-кыз үзенең катнашу теләген белдергән. Алар барысы да сайлап алу турына чакырулы. Иң күп гариза бирүчеләр – Татарстаннан. Иң яшь катнашучыга – 7, иң олысына – 50 яшь.