Мишустинның кулыннан планшетын алып идәнгә ыргытканнар
Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга илебездә ясалган планшетның бәрелү-сугылуга ни дәрәҗәдә чыдам булуын күрсәттеләр. РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Түбән Новгородта узган «Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе» конференциясендә аның кулыннан планшетын алып идәнгә ыргытты.
Краш-тестның видеокадрлары Lenta.ru порталында чыккан. «Ул чит илдә эшләнгәннәреннән бераз авыррак, әмма иң кыены – беренче адымны ясау», - диде Мишустин аның кулыннан планшетны алган вакытта.
«Болай ярамый бит инде», - диде ул техниканы идәнгә бәргәннән соң.
«Юк, бу нормаль хәл. Кеше көндәлек тормышта техниканы төшереп тә җибәрә, моның бер начарлыгы да юк», - дип җавап бирде Чернышенко.
Искәртеп узабыз, биредә Россиядә эшләнгән KVADRA_T планшеты хакында сүз бара, аны Yadro компаниясе тәкъдим иткән. Җитәкчеләр әйтүенчә, киләсе елдан планшет Россия процессорында җитештереләчәк, «аның калган барлык әйберләре дә бездә эшләнгән».