Миңнеханов Гарәп Әмирлекләренең мәктәптә белем бирү буенча оешма җитәкчесе белән очрашты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Мәктәп мәгарифе мәсьәләләре буенча оешма генераль директоры Мөхәммәт Әл-Касыйм белән очрашты. Очрашу мәгариф министрларының «Киләчәкне формалаштыру» халыкара форумы кысаларында узды. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Россия-Әмирлек мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибары өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләре җитәкчелегенә зур рәхмәтемне ирештерүегезне сорыйм. Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында икътисади һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә багланышлар киңәя», — диде ТР Рәисе очрашуда.
Ул Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясенең «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында даими катнашуын, һәм багланышларны үстерүдә, шул исәптән, мәгариф өлкәсендә дә, илнең иң кызыктыргыч партнерларның берсе булуын искәртте.
Рөстәм Миңнеханов WorldSkills хәрәкәтенә аерым тукталды, чемпионат Абу-Дабида узган 2017 елда Татарстанның читләр тәҗрибәсен өйрәнү һәм аны чараны Казанда оештырганда куллану мөмкинлеге булуын билгеләп үтте.
Мөхәммәт Әл-Касыйм форумның югары дәрәҗәдә оештырылуын, шулай ук республиканың мәгариф өлкәсендәге тәҗрибәсен өйрәнү мөмкинлеген билгеләп үтте.
«Мәгарифкә багышланган бүгенге форум безгә Татарстанда экосистеманы өйрәнергә мөмкинлек бирде. Без 4 мәктәптә булдык, балаларга белем бирүдә нинди мөмкинлекләр тудырылуын күреп, бик сокландык», — дип ассызыклады ул.