Чаллы Сабантуенда абсолют батырга яңа «Москвич» тапшырылачак
Чаллыда Сабантуйда милли көрәштә җиңгән баш батырга яңа «Москвич» автомобиле бүләк ителә. Бу хакта киңәшмәдә шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.
«Уеннарда һәм ярышларда һәр катнашучысы яхшы бүләк алырга тиеш - бу мөһим. Быел да без, иганәчеләр белән килешеп, Сабантуйның абсолют батырына «Москвич» автомобилен сатып алдык. Бездә көрәшчеләр мәктәбе бик лаеклы. Безнең спортчылар кызыклы көрәш белән сөендерер дип өметләнәбез!» - диде шәһәр башлыгы.