Швеция Эрдоганны тәнкыйтьләүчеләрнең берсен Төркиягә тапшырачак
Швеция НАТОга керергә гариза тапшырганнан бирле, беренче тапкыр Төркиягә Көрдстан эшче фиркасе тарафдарын тапшырачаклар. Әнкара Швециядән Көрдстан эшче фиркасенә кырысрак карашта булуын һәм илдә сыену урыны алган 100дән артык көрд активистын Төркиягә тапшыруын таләп иткән иде.