Дубайда Бурдж-Хәлифә бинасы Россия әләме төсләренә керде
Дубайда урнашкан Бурдж-Хәлифә бинасының фасады Россия көне уңаеннан ил әләме төсләренә керде. Бинаның администрациясе бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
«Кичә кич Бурдж-Хәлифә бинасы Россиянең бай тарихын, мәдәниятен һәм күренекле казанышларын билгеләп үтте. Россия халкына истәлекле бәйрәм, бердәмлек һәм уңышлар телибез», диелгән администрация хәбәрендә.
Россия көнендә Казан телеманарасы Россия әләме төсләренә керә, дип «Татар-информ» хәбәр иткән иде.
- Бурдж-Хәлифә - Җир шарындагы иң биек һәм иң күп катлы бина. Аның биеклеге 828 метр, ул 163 катлы. Бурдж-Хәлифәнең формасы сталагмитны хәтерләтә, дөньядагы иң озын шпильнең биеклеге 180 метр тәшкил итә. Бу бина төзелеше 2004 елда башланды һәм 2010 елда тәмамланды.