Танкерлар бәрелешү сәбәпле, Иркутск өлкәсендә гадәттән тыш хәл режимы кертелде
Лена елгасында танкерлар бәрелешкән урында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Бу хакта губернатор Игорь Кобзев Телеграм-каналында хәбәр итә.
«Хәзерге вакытта Лена елгасына түгелгән нефть продуктлары күләмен ачыклыйбыз. Бу урында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Сорбент һәм йөзмә коймалар запасы бар. Елгада суднолар йөрүе хәлне катлауландыра. Моннан тыш, агым уңаенда торак пунктлар да түбән урнашкан. Җирле хакимият елгадан су алмасыннар өчен эш алып бара», диелгән хәбәрдә.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Алексеевск бистәсе тирәсендә Лена елгасында ТР-901 һәм ТР-900 танкерлары бәрелешкән, алар 832 тонна бензин төягән булган.
Хәзерге вакытта судноларны тикшерү һәм экипажлардан сорау алу бара. Көнчыгыш Себер транспорт прокуроры Денис Евгеньевич Авдеев хәбәр иткәнчә, «Ерофей Хабаров» судносы белән капитан ярдәмчесе идарә иткән. Медицина тикшерүе күрсәткәнчә, капитан аек булмаган.
Җинаять эше кузгатылган.