«Микулай» этно-триллерын Россиянең 109 кинотеатры күрсәтергә алынган
![«Микулай» этно-триллерын Россиянең 109 кинотеатры күрсәтергә алынган](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/6/13/b35d57af22bf0eb98c483b22b4099d89.jpg)
Фильм прокатка чыгачак 22 июньгә кадәр ул сан артырга мөмкин.
«Микулай» фильмын Россиянең 109 кинотеатры күрсәтергә алынган. Фильм прокатка чыгачак 22 июньгә кадәр ул сан артырга мөмкин.
«Прокатчик «Кино.Арт.Про» кинокомпаниясе фильмның зур потенциалын күрде. Хәзерге вакытта 109 кинотеатр белән килешү бар. Мәскәүдә генә дә 21 кинотеатрда күрсәтеләчәк. Санкт-Петербург, Калининград, Төмән, Новосибирск, Казан... Исемлек 22сенә кадәр тагын да артырга мөмкин», – диде «Микулай» фильмының прокаты уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә кинорежиссер Илшат Рәхимбай.
Фильм 15 июньдә - Мәскәүдә, 19 июньдә - Санкт-Петербургта, 22 июньдә Казанда күрсәтеләчәк.
«Бу чын психологик триллер, милли мәдәният ягыннан караганда, андый киноның әле булганы юк иде. Бу күп катламлы фильм. Чын хоррор. Ә фон булып Питрәч районының Сарсаз авылы тора. Миңа калса, Татарстан кешесе бу киноны карарга тиеш», – диде ТР Мәдәният министрлыгының бүлек мөдире, тарихчы Айрат Фәйзрахманов.
«Без бу фильмны Татарстан киноиндустриясе өчен уникаль тәҗрибә дип саныйбыз. Бу Илшат Рәхимбайның Россия югарылыгындагы, ә бәлки халыкара аренада зур дебюты. Без бу фильмны Татарстанда керәшен мәдәнияте, уникаль образлар турында сөйли торган әсәр дип тә кабул итәбез», – дип дәвам итте ул.
Фильмда төр рольләрнең берсен – 140 яшьлек Меркум картны уйнаган Татарстанның халык артисты Рафик Таһиров «Микулай» әсәренең дөньяви материал булуын ассызыклады. «Менә шундый әсәрләр булганда алар киноиндустриягә эләгәләр. Шундый әсәрләр күбрәк язылсын иде», – диде ул.
- «Микулай» фильмы Мансур Гыйләҗевның шул исемдәге пьесасы нигезендә төшерелде. Моноспектакль булып ул Әлмәт һәм Кариев театрларында бара.