Түбән Камада блогер Рөстәм Нәбиев белән «Таулар аша юлларым» дигән очрашу була
Омскида Казарма җимерелгән вакытта имгәнеп, аяксыз калган танылган блогер Рөстәм Нәбиев Түбән Камада яшәүчеләр белән очраша. Чара 20 июньдә Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә узачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Түбән Кама Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында хәбәр иттеләр.
«Таулар аша юлларым» дип аталган очрашуда ул үзе, тормыш юлы һәм ирешкән казанышлары хакында сөйләячәк. Керү – ирекле, башлана – 16.00 сәгатьтә.
Блогер шулай ук «Рубаха» инклюзив арт-кластерында һәм Яшь тамашачылар театрында да булачак.
Искәртеп узабыз, Рөстәм Нәбиев – Эльбрус (5 642 метр) һәм Манаслу (8 163 метр) тауларына кулларына таянып менгән дөньядагы беренче кеше. «Минем эшчәнлегем кешеләргә мотивация бирә һәм халыклар арасында тынычлык, дуслык, хезмәттәшлек, үзара аңлашуны ныгытуга хезмәт итә», - ди блогер үзе турында.
«Татар-информ» агентлыгы РФ Президенты Владимир Путинның Уфа блогеры Рөстәм Нәбиевне Дуслык ордены белән бүләкләве хакында элегрәк хәбәр иткән иде.