Казан Сабантуена татар милли киемнәреннән килергә чакыралар
Казан Сабантуе өч мәйданчыкта үтәчәк: “Аккош күле” урман паркында, Дәрвишләр бистәсендә, Тынычлык бистәсендә. 21 июньдә Залесныйда һәм Дәрвишләр бистәсендә, 23 июньдә Казан үзәгендә бәйрәмгә бүләкләр җыячаклар.