Дәүләт Думасы Корбан бәйрәмдә Коръән яндыруны рөхсәт иткән Швеция хакимиятен гаепләде
Россия Дәүләт Думасында Швеция хакимиятенең Корбан бәйрәме көнендә Коръәнне яндыру акциясен уздырырга рөхсәт итү карарын гаепләделәр. Карар пленар утырышта бертавыштан кабул ителде, дип әйтелә Россия парламентының Түбән палатасы сайтында.
«Швеция хакимияте, бөтен дөньяда миллионлаган дин тотучыларның хисләрен рәнҗетүгә, милләтара низаг һәм нәфрәт уятуга юнәлдерелгән җинаять кылыначагын алдан белә торып, рөхсәт бирде. Мондый гамәлләр тынычлык һәм иминлек нигезләрен, халыклар һәм илләр арасындагы яхшы мөнәсәбәтләрне җимерә, экстремистик күренешләр өчен шартлар тудыра, БМО Уставының максатларын һәм принципларын тупас боза», - диелә Дәүләт Думасы белдерүендә.
Депутатлар Швеция хакимиятен мөселманнарның хокукларын бозуга һәм дини хисләрен рәнҗетүгә юл куймау өчен чаралар күрергә чакырды.
«Изге әйберләрне мәсхәрә итүнең сүз һәм дин иреге, демократия принциплары белән бернинди дә уртаклыгы юк», — дип белдерде депутатлар.
Моңа кадәр Стокгольм үзәгендә Медборъярплатсен мәйданында, полиция рөхсәте белән, Коръәнне яндыру акциясе узды. Аны 37 яшьлек Ирак иммигранты Салван Момика үткәрә, моңа кадәр аңа мондый гамәл кылу рөхсәт ителмәгән булган. Бу хәлгә комментарий биреп, Президент Владимир Путин Россиядә Коръәнне хөрмәт итмәү җинаять дип саналуын белдерде. Бу турыда «Татар-информ» яза.