Зәй районында нефть резервуары шартлаган мизгел видеога эләккән
Видеога Татарстанның Зәй районындагы резервуарда шартлау мизгеле эләккән.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Иске Маврино авылында «Елховнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе җайланмасында ике кеше һәлак булган.
Якынча мәгълүматлар буенча, ир-ат һәм хатын-кыз нефть резервуарын чистарту белән шөгыльләнгән. Бер мизгелдә резервуар шартлаган һәм яна башлаган. Янгында участок начальнигы һәм оператор һәлак була.