Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенә кыр кухнясы бүләк иттеләр
Мөселманнарның изге Корбан гаете бәйрәме көннәрендә Төньяк халыкларын үстерү фонды рәисе Тәкиулла Шәрипов Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенә кыр кухнясын бүләк итте. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.
Тәкиулла Шәрипов мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйковны һәм аның мәхәлләсе кешеләрен Корбан бәйрәме белән котлады һәм кыр кухнясының Төмән шәһәре һәм Төмән районы мөселман мәхәлләләренә озак хезмәт итүен теләде, диелә хәбәрдә.
Зиннәт хәзрәт Тәкиулла Шәриповка мөселман җәмәгатьчелегенә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Төмән мөселманнары башлыгы меценатка һәм аның якыннарына сәламәтлек һәм озын гомер теләде.