Хәрби диңгез флоты көне уңаеннан Актанышның Җиңү паркында яңа һәйкәл ачылды
Бүген Җиңү паркында бәйрәм уңаеннан Актанышта Хәрби диңгез флотында хезмәт итүчеләргә һәйкәл ачылды. Бу хакта Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төрле чорда диңгезчеләр булып хезмәт иткән барлык райондашларыбызны бергә җыйган тантанада район башлыгы Ленар Зарипов та катнашты. Хәрби диңгез флоты көне уңаеннан ихластан тәбрикләп уңышлар теләде ул.
«Киләчәктә дә шулай бердәм булып, яшьләребезгә үрнәк күрсәтеп яшәргә, эшләргә язсын» диде Ленар Зарипов.