Яңа атнада Татарстанда бераз салкынайтачак
![Яңа атнада Татарстанда бераз салкынайтачак](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/7/31/c01be91f92ee56000c26d5a423eb4f33.jpg)
Дүшәмбе, 31 июльдә, Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава торышы һәм һава температурасы төшүе көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
«Татар-информ» кисәткәнчә, кайбер районнарда боз, яшен һәм көньяктан, көньяк-көнбатыштан көчле җил фаразлана.
Төнлә һава температурасы +14..+19 градус, көндез +21..+26 градуска кадәр җылытачак. Чагыштыру өчен, кичә синоптиклар +26..+31 градус, көнчыгыш районнарда +34 градуска кадәр эсселек булуын хәбәр итте.