Менделеевскида ит чималы консерванты җитештерү өчен 340 млн сумлык завод төзеләчәк
Менделеевскида Карпов исемендәге Химия заводында нитрит-тозлы катнашма җитештерүгә әзерләнәләр. Бу ит эшкәртү сәнәгатендә ит чималын тозлау өчен кулланыла торган консервант.
Хәзер заводта бу өлкәдә эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре бара. Хакимияттә әйтүләренчә, төзелешне ел ахырына кадәр тәмамларга планлаштыралар. Объектта елына 77,6 мең тоннага кадәр продукция җитештерелер дип көтелә.
Инвестицияләр күләме 340 млн сум тәшкил итәчәк. 56 эш урыны булдырыла.
Шулай ук заводта актив рәвештә кристаллик техник натрий тиосульфаты җитештерү бара, ул нефть химиясе җитештерүендә, руда эшкәрткәндә күпләп файдаланыла.
Элегрәк «Татар-информ» Менделеевскида 200 млн сумга жгут продукциясе җитештерү ачылганлыгын хәбәр иткән иде.