Мәскәү аэропортларында 20дән артык рейс тоткарланган
Мәскәүнең «Внуково», «Домодедово» һәм «Шереметьево» аэропортларында 19 рейс тоткарланган, 23е туктатылган. «Яндекс. Расписание.» сервисы мәгълүматлары шул хакта сөйли.
Мәскәү вакыты белән 00:10 сәгатькә «Внуково»да 5 рейс тоткарланган, 6сы туктатылган; «Домодедово»да 17 рейс туктатылган, 7се тоткарланган; «Шереметьево»да 7 рейс тоткарланган.
Рейсларның тоткарлану һәм туктатылу сәбәпләре турында хәбәр ителми.
Исегезгә төшерәбез, 1 сентябрь көнне Мәскәү аэропортларында 50дән артык рейс тоткарланды һәм туктатылды.