Татарстанда һава температурасы +17 градуска кадәр төшәчәк
Татарстанда бүген болытлы һәм салкынча һава торышы саклана. Көндез һава температурасы +12..+17 градус була. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Урыны белән бераз яңгыр явачак, җил төньяк, төньяк-көнбатыштан исә, тизлеге секундына 14 метрга җитәргә мөмкин.
Синоптиклар бу ялларда республикада бераз җылыта дип фаразлаган иде. Шулай ук Казан федераль университеты метеорологы Юрий Переведенцев татарстанлыларга әбиләр чуагын кайчан көтәргә кирәклеге турында сөйләде.