Рөстәм Миңнеханов Татарстан югары уку йортларын IT-белгечләрне күбрәк әзерләргә чакырды
![Рөстәм Миңнеханов Татарстан югары уку йортларын IT-белгечләрне күбрәк әзерләргә чакырды](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/9/20/57cd6a18ab0f7165771a81ef9b38a541.jpg)
Татарстанда югары уку йортларын IT-белгечлекләр буенча тәмамлаучылар саны быел 4,5 мең кешегә җиткән, әмма бу җитәрлек түгел. Уку йортларына үз күрсәткечләрен яхшыртырга кирәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week форумының пленар сессиясендә белдерде.
«Соңгы елда IT-белгечләр әзерләп чыгару 4,5 мең кешегә кадәр артты. Бу җитәрлек түгел, безнең ихтыяҗ — елына 10 мең белгеч», — диде Татарстан Рәисе.
«Югары уку йортларына әлеге белгечлекләргә кабул итүне киңәйтү мөмкинлеген эшләргә, IT-белем бирүнең югары дәрәҗәсен сакларга, безнең предприятиеләр белән актив хезмәттәшлек итәргә кирәк», — дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
Ул Татарстанда Россиянең иң абруйлы IT-вузларының берсенә әверелгән Иннополис Университеты эшләвен өстәде. Хәзер анда 35 илдән 1,2 меңнән артык студент укый.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы һәм инициативасы белән илдә «Цифрлы икътисад» милли проекты гамәлгә ашырыла. «Без Россиянең һәм бөтен җәмгыятебезнең чын технологик, цифрлы һәм шактый дәрәҗәдә мәдәни, белем бирүче, кыйммәтләргә ия суверенитетын формалаштырырга сәләтле булырга тиешбез», — дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.