Чиләбе өлкәсе Коншак районы башлыгы Сибәгатулла Әминов вафат булган
Чиләбе өлкәсе Коншак районы башлыгы Сибәгатулла Әминов вафат булган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сибәгатулла Әминов 1954 елда Коншак районы Караболагы авылында туа. Көньяк-Урал дәүләт университетын тәмамлый, төрле металлургия предприятиеләрендә эшли. 2015 елда туган районы башлыгы итеп сайлана. Ике ел элек Сибәгатулла Әминовны яңадан башлык итеп сайлыйлар.
«Сибәгатулла Нурулла улын көчле, нәтиҗәле җитәкче, сүзендә тора белүче кеше буларак хөрмәт итә идем. Ул Коншак районының социаль өлкәсен һәм инфраструктурасын үстерү өчен күп эш эшләде. Аның көтелмәгәндә вафат булуы – район халкы, башлыклар корпусы, бу лаеклы кешене белгән һәм хөрмәт иткән һәркем өчен зур югалту», – дип хәбәр итә губернатор Алексей Текслер.
Бөтендөнья татар конгрессы Сибәгатулла Әминовның туганнары һәм якыннарының чын күңелдән кайгысын уртаклаша, диелгән хәбәрдә.