Фәрит Мөхәммәтшин Завойский исемендәге премияне тапшырды
Татарстан башкаласында Евгений Завойский исемендәге премияне тапшырдылар, ул электрон парамагнит-резонанс томографиясенә зур өлеш керткән өчен бирелә. Бүләкне республика Фәннәр академиясе бинасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
«Дөньякүләм танылган югары дәрәҗәдәге бу фәнни бүләк 1991 елда гамәлгә куелды, һәм 2010 елдан аны тапшыру Татарстан Хөкүмәте химаясында һәм ярдәмендә уза. Ә аны тапшыру тантанасы күптән әһәмиятле академик һәм мәдәни традициягә әверелде», – дип белдерде Мөхәммәтшин.
Сәясәтче билгеләп үткәнчә, бу премия, Казанның башка премияләре белән беррәттән, дөнья фәненең алга таба үсешенә ярдәм итәргә, галимнәрне күренекле хезмәтләре, ачышлары һәм уйлап табулары өчен бүләкләргә, шулай ук тикшеренү фокусының юнәлешен билгеләргә һәм фундаменталь фәнне технологияләр үсешенең гамәли бурычлары белән бәйләргә тиеш.
Быел Россия Фәннәр академиясе Себер бүлегенең Н.Н.Ворожцов исемендәге Новосибирск органик химия институты директоры Елена Багрянская лауреат булды. Физика-математика фәннәре докторы молекуляр макросистемаларны өйрәнү өчен электрон парамагнит резонансының алдынгы ысулларын куллану өлкәсендәге казанышлары өчен билгеләп үтелде.
«Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәт белдерәсем килә. Мине фәннең ни дәрәҗәдә кирәк булуын аңлау гаҗәпләндерде, бигрәк тә хәзерге вакытта. Монда чыннан да галимнәргә ярдәм итүгә аңлап карыйлар», – диде Багрянская.
Е.К. Завойский исемендәге халыкара премия ел саен фәннең теләсә кайсы өлкәсендә электрон парамагнит резонансын куллануга яисә үстерүгә зур өлеш керткән өчен бирелә. Лауреатны халыкара комитет сайлый һәм ул диплом, медаль һәм 5 мең евро күләмендә акча белән бүлкәләнә. Моннан тыш, лауреатның үз эше турындагы лекциясе Applied Magnetic Resonance журналында басыла.
«Әлеге премиягә бөтен дөнья галимнәре дәгъва кылуы аның әһәмияте турында сөйли. Гомумән алганда, безнең кулда фәнне популярлаштыру өстенлеге бар, аның турында күбрәк сөйләргә кирәк», – диде Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов.