Израильнең хәрби-сәяси кабинеты «сугыш халәтенә» күчү турында рәсми рәвештә игълан итте
Израильнең хәрби-сәяси кабинеты сугышның рәсми игълан ителүен аңлата торган төп законның «40нчы пункт»ын кертүне хуплады. Бу хакта РИА Новости илнең премьер-министры Биньямин Нетаньяху канцеляриясе белдерүенә сылтама белән хәбәр итте.
Искәртик, кичә Палестинаның исламистлар хәрәкәте Газа Секторыннан ракета һөҗүмнәре ясады, Израиль территориясендә бәрелешләр башланды. Конфликтның кискенләшүе нәтиҗәсендә Израильдә ким дигәндә 300 кеше һәлак булган, 1864 кеше җәрәхәтләнгән, дип яза «Татар-информ».
Израильнең оборона армиясе җавап итеп «Тимер кылычлар» операция башлануын белдерде. Илдә хәрби хәл игълан иттеләр.