Казанда Вознесение трактының беренче участогын ачтылар
Казанда Вознесение трактының беренче участогы – Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр булган өлеше ачылды. Тантананы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
«Юл төзүчеләренең һөнәри бәйрәме алдыннан без иң катлаулы объектта – Вознесение трактында хәрәкәтне ачып җибәрәбез», – дип сәламләде ул чарага җыелучыларны.
Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга, шулай ук Транспорт министрлыгына, юл агентлыгына һәм юл төзүчеләренә магистраль төзелешенә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
«Хәрәкәтне башлыйбыз. Алга», – диде Рөстәм Миңнеханов, хәрәкәтне ачып. Аның сүзләре 20 «КамАЗ» автомобиле хәрәкәте өчен старт сигналы булды, алар яңа трасса буйлап беренче булып узды.