КФУ профессоры доллар курсының 50 сумга кадәр төшүе икеле булуын кисәтте
Узган ел рубльнең шактый ныгуы санкцияләрнең импортка, экспортка ныграк йогынты ясавына бәйле булды, нәтиҗәдә доллар 50 сумга кадәр төште. Бу хакта Казан федераль университеты профессоры Игорь Кох искәртте.
Аның сүзләренчә, хәзер икътисадта вазгыять бөтенләй башка, шуңа күрә «2022 елның җәйге могҗизасы» кабатлануын көтәргә кирәкми.
«Минем уйлавымча, 80 сумнан да түбән булмаячак, чөнки бу инде экспортерларга да, бюджетка да көчле йогынты ясаячак. Чынлыкта рубльнең 90 сум дәрәҗәсендә ныгуын күрергә мөмкин, бәлки 85 тә булырга мөмкин», – дип сөйләде «Татар-информ»га белгеч.
Кох шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның яңа карарны имзалауга бәйле курс вазгыятенә игътибар юнәлтте. Ул карарда язылганча, Россия экспортерлары чит ил валютасын эчке базарда сатарга тиеш.