Чирмешәндә йортлар төзү планы арттырып үтәлгән
Чирмешән районында агымдагы елның 10 аенда 7557 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Шулай итеп, 2023 елгы план 126 процентка үтәлгән. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.
Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегеннән хәбәр итүләренчә, районга бер елда 6000 квадрат метр торак төзү бурычы җиткерелгән. Үткән елда да план арттырып үтәлгән.
«Чирмешәннең Юл урамындагы 16 фатирлы йортта төзелеш эшләре тәмамланган. Гомумән алганда, шәхси торак төзүчеләрнең күпчелеге - район үзәгендә. Авылларда өй өлгертүчеләр бик аз», диелгән хәбәрдә.