Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсенең ассортиментын бәяләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аны Татарстан вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Казан мэры Илсур Метшин озатып йөрде. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов сәүдә рәтләрен карады, ассортимент һәм бәяләр белән танышты, фермерлар һәм сатып алучылар белән аралашты.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Бүген «Казан» агросәнәгать паркындагы ярминкәгә барлыгы 11 млн сумлык товар китерелгән. Татарстан Республикасының Арча, Кукмара һәм Мамадыш районнары авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, «Татпотребсоюз», «Яратель» кошчылык фабрикасы, «Ак Барс» кошчылык комплексы, «Буа шикәре», «Казан тегермәне», «Майский» теплица комбинаты, «Арча балык хуҗалыгы» һәм башкалар үз продукциясен тәкъдим иткән.