Владивостоктагы «Дуслык» татар-башкорт оешмасында патриотик семинар узган
Шушы көннәрдә Владивостокның «Дуслык» татар-башкорт иҗтимагый оешмасында тарих фәннәре докторы, сугыш хәрәкәтләре ветераны, Болгар ислам академиясенең өлкән фәнни хезмәткәре Вячеслав Абдулла улы Әхмәдуллин белән очрашу узды. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тарихчының оешма әгъзалары, шәһәр халкы һәм кунаклар белән очрашуын Приморье крае мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе Җамал хәзрәт Гарифуллин һәм Приморье крае Закон чыгару җыены депутаты Таһир Ибашев оештырган.
Тыңлаучыларга совет мөселманнарының патриотик эшчәнлеге һәм Бөек Ватан сугышы елларында мөселман руханиларының Гитлер Германиясенә һәм аның союздашларына каршы көрәштә керткән өлеше турында сөйләгәннәр. Россия Федерациясе дәүләт архивларындагы яшерен булудан туктаган бу материалларны Вячеслав Әхмәдуллин үзе анализлаган. Тарихка сылтама ясап, бүген Россиянең милли иминлеге өчен сабаклар һәм нәтиҗәләр китерелгән.
Лектор оешмага шулай ук үз берничә ел хезмәт куйган китапларны бүләк иткән.
Очрашуда катнашучылар татар һәм башкорт мәдәнияте һәм традицияләре этно-музеенда булган, ике халыкның традицион көнкүреш әйберләре белән танышкан.
Чарада шулай ук Татарстан һәм Башкортстан кунаклары катнашкан.