«Казан» гаилә үзәге янында 4 сәгатьлек Яңа ел тамашасы ясау өчен 2,9 млн сум тотылачак
Казан Яңа ел төнендә «Казан» гаилә үзәге янында мәдәни программаны оештыру һәм үткәрү өчен 2,8 миллион сумнан артык акча сарыф итәчәк. Биредә шәһәрнең төп чыршысы куела. Тендер дәүләт сатып алулары порталында чыкты.
Мәйданчыкны әзерләүдән тыш, оештыручы чатырлар һәм башка конструкцияләр урнаштырырга, видеоязмаларны тәэмин итәргә, сәхнә йолдызлары катнашында 4 сәгатьлек концерт программасы тәкъдим итәргә тиеш. Шулай итеп, сәхнәдә халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреатлары һәм катнашучылары арасыннан ким дигәндә 5 артист-вокалист, халык вокаль коллективы (яки коллективлар) кимендә 40 минут тәнәфессез чыгыш ясарга тиеш.
Шулай ук чит ил яки Россия эстрадасының бер яки аннан күбрәк вокаль коллективы чыгышлары планлаштырыла. Төркем составына кимендә өч кеше керергә, ә аларның тәнәфессез ким дигәндә 40 минут чыгыш ясавы шарт.
Барлык башкаручыларның дәрәҗәсе режиссерның нияте буенча башкарырга тиешле мөмкин булган әсәрләргә туры килергә тиеш.
Яңа ел программасын татар һәм рус телләрендә кимендә ике кеше алып барачак. Шулай ук мәйданчыкта диджейның музыкаль композицияләр белән чыгышы көтелә (бер һәм аннан да күбрәк - икешәр сәгать).
Бәйрәмдә профессиональ фотога һәм видеога төшерәчәкләр, моннан тыш, башкаручы социаль челтәрләр өчен ролик әзерләячәк.Программаны төзү, аны координацияләү һәм эшләргә ярдәм итү өчен режиссер-куючы һәм административ-техник төркемнәрне җәлеп итәчәкләр.
Хезмәт 29 декабрьдән 1 гыйнварга кадәр чорда күрсәтелергә тиеш.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казан Яңа ел бизәлешенә һәм «Казан» гаилә үзәге чыршысына 15 миллион сумнан артык акча сарыф итәчәк.