Миңнеханов һәм Шишкин гражданнарның торак, хезмәт, социаль хокукын яклау турында сөйләште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Генераль прокуроры урынбасары Николай Шишкин белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды.
«Гражданнарның торак, хезмәт һәм социаль хокукларын нәтиҗәле яклауны тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар», – дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.
Казанга эш сәфәре кысаларында Николай Шишкин Татарстан прокуратурасында узган коллегия утырышында катнашты. Анда икътисади һәм тышкы сәясәттәге уңайсыз шартларда эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары һәм инвесторларның хокукларын яклау турындагы законнар үтәлешенә прокурор күзәтчелеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.