Әгерҗе башлыгы махсус операциядә катнашучылар өчен маскировка челтәре үрү эшенә кушылды
Әгерҗе шәһәре Мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган концерт башланыр алдыннан маскировка челтәрләре әзерләү һәм үрү буенча мастер-класс булды. Маскировка челтәрләрен алгы сызыкка җибәрәчәкләр һәм алар махсус хәрби операция зонасында хәрбиләрне саклаячак.
Мастер-класста Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов катнашты.
«Без кырыйда калырга, ниләр эшләнүен читтән генә күзәтергә хакыбыз юк. Битараф булмаган һәм фронтка ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә. Безнең егетләр ярдәмне тоя, аларның хезмәте барыбыз өчен дә мөһим. Мин сезнең белән горурланам!» - диде ул.
Мастер-классны Барҗы-Омга авылы осталары үткәрде. Авыл активистлары тукыманы әзерләп, аны тасма итеп кисеп, станокта тарттырып күрсәтте. Яморза авылында яшәүчеләр шулай ук үлән чәйләре җыю, киптерү һәм әзерләү серләре белән уртаклашты, ә Яшьләр үзәге һәм район Мәдәният йорты волонтер-активистлары хәрбиләр өчен окоп шәмнәре, беләзекләр, бөтиләр әзерләү буенча мастер-класслар үткәрде.
Хәбәр Ләйсирә Җиһангәрәева катнашында әзерләнде.
-
Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрелә. РФ Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатларга, шул исәптән Россиянең иминлеген тәэмин итә торган шартлар тудыруга, ирешкәнче дәвам итәчәк.
- Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.