Ташкентта Татарстан Республикасы Кино көннәре узачак
16-21 декабрьдә Ташкент шәһәренең Алишер Навои исемендәге Кино сараенда Татарстан Республикасы Кино көннәре узачак. Татар телендәге нәфис һәм документаль фильмнар Үзбәкстан тамашачысына рус теленә тәрҗемәдә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге телеграм-каналы хәбәр итә.
Чараны «Үзбәккино» Милли агентлыгы һәм Татарстан Республикасының «Татаркино» бюджет мәдәният учреждениесе оештыра.
Керү ирекле.