«Бердәмлек» газетасы Яңа ел алдыннан әдәби бәйге игълан итте
Самара өлкәсенең «Бердәмлек» газетасы редакциясе, һәрвакыттагыча, Яңа ел алдыннан әдәби конкурс игълан итә. Бу турыда газета «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә хәбрә ителә.
«Кем дә кем Яңа ел белән бәйле булган кызыклы хәл белә, шул турыда газетага язып җибәрсә, үзегезгә дә, халыкка да кызык ясар идек. Үзегез яза алмасагыз, телефон аша сөйләп бирегез. Газета хезмәткәрләре аны күпертеп, матурлатып язып чыгарыр. Язмаларыгызны 24 декабрьгә кадәр көтәбез», диелә хәбәрдә.