Миңнеханов М12 трассасының Казанга кадәр хәрәкәтне ачу тантанасына «КАМАЗ»да килде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов М12 «Көнчыгыш» федераль трассасының Мәскәүдән Казанга кадәр участогын ачуга «КАМАЗ» йөк машинасында килде. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Ачылышның үзенә Рөстәм Нургали улы [Миңнеханов] «КАМАЗ»да килде», - дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов М12 магистраленең Татарстан участогын ачар алдыннан аны үзенең Aurus лимузинында сынап караган.
М12 «Көнчыгыш» трассасының Мәскәүдән Казанга кадәр участогында хәрәкәтне Россия Президенты Владимир Путин ачты. Үзенең чыгышында ул аны төзүдә катнашкан барлык белгечләргә рәхмәт белдерде һәм проектның рекордлы срокларда тәмамлануын билгеләп үтте.
М12 «Көнчыгыш» федераль трассасы «Транспорт инфраструктурасын модернизацияләү» илкүләм проекты буенча төзелә. Магистральнең Мәскәү-Казан аралыгы 810 километр тәшкил итә. Яңа автотрасса ярдәмендә Россия башкаласыннан Татарстан башкаласына кадәр юл вакыты 12 сәгатьтән 6,5 сәгатькә кадәр кыскарачак. М12 автоюлы Казаннан соң Екатеринбургка һәм Төмәнгә кадәр җитәргә тиеш. Алга таба аны илнең көнчыгыш чикләренә кадәр озайтырга мөмкиннәр.