Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе студентларны сайлауларга чакырды
Россия Президентын сайлау алдыннан Казан дәүләт энергетика университетында дүрт сайлау участогы эшләячәк. Югары уку йортында 12 меңгә якын студент белем ала. Бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев аларны сайлауларга чакырды.
«Дүрт сайлау участогы – җитди җаваплылык. Барлык участоклар да әзер. Яшьләр гражданлык позициясен күрсәтер һәм сайлауга килер дип ышанабыз. 15-17 мартта мөһим вакыйга була – ил халкы Россия Федерациясе Президентын сайлаячак», – диде ул югары уку йорты студентлары белән очрашуда.
Спикер билгеләп үткәнчә, бу сайлаулар гына түгел, ә илебезнең киләчәген билгели торган эпохаль вакыйга булачак.
«Сайлаулар беркайчан да махсус хәрби операция шартларында үткәрелмәде. Кешеләр һәлак була, безнең геройлар Ватанны саклый, һәм бу – чынбарлык. Әле беркайчан да бөтен дөньяның бер илгә икътисади сугыш игълан иткәне юк иде. Безнең илгә каршы мәгълүмати сугыш бара. Ил җитәкчелеге тиешле карар кабул итте һәм сайлаулар закон нигезендә узачак», - диде Андрей Кондратьев.
Россия Федерациясе Президентын сайлау 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Дүрт кандидатка сайлауда катнашырга рөхсәт бирелгән, алар - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).